Яңа көн
-6 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
29 июнь 2021, 11:22

КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР

Диетологлар бу яшелчәләрне аерым ашарга куша. Моның сәбәбе нидә соң? 

КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР

Диетологлар бу яшелчәләрне аерым ашарга куша. Моның сәбәбе нидә соң?

Кыяр бәвелне куа, циститны, бөердә ташлар җыелуны кисәтергә ярдәм итә. Помидорда ликопин антиоксиданты бар, ул йөрәк һәм кан тамырлары чирләреннән, яман шештән саклый.

Белгечләр раславынча, кыяр-помидор салатының файдасы аз. Ике яшелчә бергә кушылганда, антивитаминга әверелә ала икән. Ягъни помидор һәм кыяр салаты аларны аерым ашагандагы кебек витаминнарга бай түгел. Моның берничә сәбәбе бар. Помидорны эшкәрткәндә ашказаны-эчәк трактында — кислота, кыярны эшкәрткәндә, киресенчә, селте бүленеп чыга. Бу бавыр һәм бөерләрдә ташлар барлыкка китерә ала. Ашказаны кыяр һәм помидорны берьюлы эшкәртә алырлык ферментлар бүлеп чыгара алмый. Нәтиҗәдә газлар барлыкка килү көчәергә мөмкин. Яшь организм өчен мондый үзгәрешләр сизелми үтә. Өлкән яшьтәгеләр исә игътибарлы булырга тиеш.

Читайте нас: