Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
28 июнь 2021, 11:47

Дүрт фаҗига

Башкортстанда 26.06 дүрт кеше батып үлгән. 

Дүрт фаҗига
Дүрт фаҗига

Башкортстанда 26.06. дүрт кеше батып үлгән.

Су коенган вакытта Илеш районының Анач авылы янында Агыйделдә 62 яшьлек ир-ат батып үлгән. Аның мәетен коткаручылар тапкан.

Ишембай районында ял итү базасында 60 яшьлек ир суга сикергән, әмма калкып чыкмаган. Аның гәүдәсен шулай ук коткаручылар тапкан.

Шул ук көнне Уфада Агыйделдә 47 яшьлек ир-ат батып үлгән. Иптәшләре сүзләренә караганда, ул ярдан еракка йөзгән, аны елга агымы алып киткән. Күпмедер вакытта ул су астына китә һәм калкып чыкмый. Аның гәүдәсен Уфаның гражданнар яклау идарәсе водолазлары тапкан. Күрәсең, ир исерек булган.

"Шимбә Зианчура районында коточкыч фаҗига булды. Күзәбәк авылы янында Ташлы елгасында 14 яшьлек бала батып үлгән. Үсмерләр компаниясе текә ярдан сикергән, тик аларның берсе, кызганычка каршы, төпкә киткән. Баланың гәүдәсен шаһитлар алып чыккан", — дип сөйли МЧС хезмәткәрләре.

Коткаручылар таныш булмаган  урыннарда коенудан тыелырга киңәш итә. Исерек хәлдә коенмаска, ялгыз гына суга кермәскә, билгесез урыннарда чуммаска, ярдан еракка йөзеп китмәскә, шулай ук балаларны суда караучысыз калдырмаска кирәклеген онытмагыз.

Фото: башинформ

Читайте нас: