И, бу зәхмәт инфекцияне! Ул турыда сөйләшергә күңел тартмаса да, телләребездән төшерә алмыйбыз. Аңардан котылу юллары булырмы? Хәзер бөтен өметебез вакцина ясатуга кайтып бара шикелле. Инфекциядән котылуның бердәнбер юлы — вакцинация, дип раслый медицина белгечләре.
Бүген вакцина ясатуга караш төрлечә. Кемнәрдер үзләре теләк белдереп ясатса, кемнәрдер “кирәкме икән соң?” дип вакцина ясатуга шикләнебрәк карый. Өстәвенә, социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимешләр дә шик өстенә шик өсти.
18 июньдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус яңадан арта башлавы сәбәпле югары әзерлек турындагы указына үзгәрешләр кертте. Ил буенча эпидемиологик хәл начараюга таба йөз тотуы аркасында коронавирус чикләүләре катгыйландырылды. Моңа чирнең Мәскәүдә яңадан ныклап баш калкытуы сәбәпче булды. Кызганычка каршы, бу вирус җәй мәленә, кыш фасылына да карап тормый икән, чак кына уяулык йомшаса, шунда ук үзен күрсәтә. Илдә вирусның өченче дулкыны үзен ныклап сиздерә башлады. Шуңа күрә аңа азарга юл бирмәүнең бердәнбер юлы — вакцина ясату.
“Русия Федерациясенең дистәгә якын төбәгендә мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Әлеге вакытта безнең республикада бер күрсәткеч буенча да моңа зарурлык юк. Шәхси карашым шундый: мин мәҗбүри вакцинация игълан итәргә теләмәс идем. Бу — күп нәрсәдә кешенең шәхси эше, әмма хәл-вакыйгалар безне мәҗбүр итсә, моңа барырга мөмкинбез. Без аерым тырышлыклар кабул итмәсәк, чылбырны өзә алмаячакбыз, коллектив иммунитетка ия була алмаячакбыз. Шуңа күрә безгә вакцина ясауны тизләтергә кирәк”, —дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Республикада 25 июньгә кадәр дәүләт хезмәткәрләренең — 30, ә 2 июльгә 60 проценты вакцинация ясатырга тиеш. Радий Хәбиров 21 июньдә үткәргән хөкүмәт киңәшмәсендә шулай дип әйтте.
“Бу — минем шәхсән таләбем,—дип моңа аңлатмасын бирде ул. — Мин төбәк җитәкчесе хакимияте хезмәткәрләренең, хөкүмәт әгъзаларының, министрларның, иртәдән кичкә кадәр бөтен кешене вакцина ясатырга өндәүчеләрнең үзләренең прививка ясатмауларын күз алдына китерә дә, аңлый да алмыйм. Бу бездә кадрлар тиешенчә куелмаган дигәнне аңлата, димәк, сез дәүләт хезмәтенең асылын аңламаган кешеләрне эшкә аласыз”. Әйткәндәй, Радий Хәбиров үзе вакцинаның өченче компонентын алуы турында белдерде.
Башкортстанда төбәк башлыгы ковидка каршы указга үзгәрешләр керткәннән соң вакцина ясату 28 процентка арткан. “Кешеләр безне ишеттеләр һәм вакцина ясата башладылар. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сәүдә үзәкләрендә чиратлар хасыйл булды — бу матур эш түгел. Мин сәламәтлек саклау министрына кисәтү ясадым, кешеләргә уңайлы шартлар тудырырга кирәк”,— диде төбәк җитәкчесе.
Указда ниләр әйтелә?
Башкортстанда спорт һәм мәдәният учреждениеләренә карата коронавирус чикләүләре үз көченә керде. 21 июньнән алып музейлар, күргәзмәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, сарайлар һәм мәдәният йортлары, төнге клублар, киңкүләм физкультура һәм спорт чаралары (ябык биналарда):
— 72 сәгать гамәлдә булган кире ПЦР тест турында белешмәсе;
булганнарга гына ачык булачак.
Бу кагыйдәләр 18 яше тулмаган балаларга кагылмый.
Шулай ук республикада битлек һәм социаль дистанция режимнары катылатыла. Республикада яшәүчеләргә халык күп җыелган урыннарга, шул исәптән, мәйданнарга, паркларга, скверларга, аллеяларга бармаска киңәш ителә. Бу таләп 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
29 июньнән бу таләпләр гомум туклану учреждениеләренә (50 кешедән алып), спорт, матурлык салоннары, студент тулай тораклары, халыкара пассажир ташуларга, “Орлан” поездларына да кагыла.
Сүз уңаеннан, быел Уфада чыгарылыш класс укучыларының коронавирус таралуы куркынычы сәбәпле “Зур чыгарылыш” бәйрәме алмаштырылды. Ә инде республика мәктәпләрендә чыгарылыш кичләре баллары үтәчәк — алар бөтен санитар нормаларны саклап үтәчәк.
Өзеклекләр тумасмы?
Кешеләр вакцина ясатуда бу кадәр активлашкач, препарат өзеклекләре килеп тумасмы? Мондый проблема тумасын өчен Радий Фәрит улы республика сәламәтлек саклау министрлыгын Русия сәламәтлек саклау министрлыгы белән актив эш алып барырга чакырды.
Республикага барлыгы 491040 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонентын 434 699 кеше ясатса, икенчесен 345022 кеше ясаткан. Кешеләрнең мобиль пунктларга мөрәҗәгать итүләре 8—10 тапкырга арткан. Якын көннәрдә республикага 54 600 доза “ГамКовидВак” вакцинасы кайтачак, дип белдерде премьер-министры урынбасары Максим Забелин.
Коронавирус инфекциясенә җәмәгатьчелек иммунитеы барлыкка килсен өчен Уфада 590 мең кеше вакцина ясатырга тиеш. Шулай дип белдерде “Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина.
21 июнь мәгълүматларына ярашлы, Уфада ковид-19дан беренче прививканы 147 333 кеше ясткан. Бу үткән атнага караганда 12 243 кешегә күбрәк булган. 116 660 кеше вакцинаның ике компонентын да ясаткан. Уфа мэриясе хезмәткәрләренең 57 проценты ягъни 645 кеше ясаткан. Муниципаль предприятиеләрдә 6 777 кеше эшли, шуларның 2040ы вакцина ясаткан.
Вакцина ясатучылар ник ковид-19ны йоктыра?
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ коронавирусның “дельта” дип аталган яңа һинд штаммы “трансмиссив” ягъни тизрәк тарала дип кисәтте. Мәскәүдә вирус йоктыручыларның 89,3 процентында коронавирусның мутацияләнгән һинд штаммы табылган. Яңа штаммның таралуы вакцина белән саклану зарурлыгын берничә тапкырга арттыра. Һинд штаммын йоктыру ябык биналарда — 60, ә ачык биналарда 40% ка кадәр җитә, дип аңлата Азат Мөхәммәтҗанов. Яңа мутация моңа кадәр авырганнареның һәм вакцина ясатканнарның антитәнчекләрен активлыгын киметергә сәләтле икән. “Бөтен кеше чирләячәк, тәү чиратта вакцина ясатмаучылар. Әмма вакцина ясатканнар да һәм моңа кадәр чирне үткәрүчеләр дә авыраячак. Тиз темпларда вакцина ясатырга кирәк. Препарат авыр чирләп дәваханәгә эләгүдән һәм үлем очракларыннан саклаячак: аның икенче дозасы дәваханәгә эләгү хәвефен 90 процентка кадәр киметә”,— дип раслый табиб.
Мартта Мәскәүдә вакцина ясатканнан соң бер меңгә якын кеше коронавирус белән чирләгән. Аларның күпчелеге (76%) ковид-19ны җиңел яки бернинди билгеләрсез үткәргән. Вакцина ясатканнан соң коронавирус йоктыру ихтималлыгы организмның иммунитетына бәйле. Ул һәркемдә индивидуаль, ди вирусологлар. Шулай ук вакцинаны саклау протоколлары никадәр яхшы үтәлүенә бәйле. “Вакцина ясатканнан соң авырырга мөмкин, бигрәк тә бүгенге британ, һинд штаммнары булган хәлләрдә. Әмма чир көчсез формада үтәчәк һәм прививка авыр нәтиҗәләрдән котылу мөмкинлеген бирәчәк”,—ди вирусолог, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, биология фәннәре докторы Алексей Аграновский.
Йөкле хатыннарга ясатырга ярыймы?
Русия саулык саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш баш белгече Ләйлә АДАМЯН ковид-19дан ясалган прививканың хатын-кызның репродуктив сәламәтлегенә йогынтысы турында белдерде. Аның сүзләре буенча, вакцинация репродуктив сәламәтлеккә янамый, аның каравы авыр корнавирус инфекциясе тискәре йогынтысын ясамыйча калмый. Ләйлә Адамян әйтүенчә, вирус репродуктив система органнарына турыдан-туры эләкми, ул система-ялкынсыну реакциясе аша тискәре йогынты ясый. Бу исә ковид-19 белән авырган хатын-кызларның еш кына баланы күтәрә алмауларына китерә. Баланы вакытыннан алда тудыралар, табибларга еш кына баланы ана карыныннан ярып алырга туры килә. Шулай итеп, вакцинаны хәтта авырлы хатыннарга да ясарга кирәк дип исбатлаган медиклар.
Алдагы атнада авырлы хатыннарга да ковид-19дан вакцина ясау эшләре башлануы көтелә. Бу турыда Азат Мөхәммәтҗанов белдерде. Әйтүенчә, “СпутникV” вакцинасының клиник сынауларда аның хәвефсезлеген раслаган. “Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатыннар өчен вакцинаның хәвефсезлеге турында мәгълүмат алды,—ди Азат Мөхәммәтҗанов.— Булачак ана вакцина ясатканнан соң препарат аны гына түгел, ә күкрәк сөтен имезү нәтиҗәсендә яңа туган сабыйны да саклаячак”.
Аналитиклар фикере
БР иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рамил РӘХИМОВ зуркүләмле вакцина ясауны коронавирусның өченче дулкыныннан котылуның бердәнбер ысулы дип атады. “Вакцина ясату идеясе яңалык түгел, кешелек дөньясы аны үткән гасыр буена файдаланды. Аның ярдәмендә оспа, полиомилет һ.б. чирләр җиңелде. Бүген безнең һәм башка илләрдә вакцина ясатуга альтернатива юк. Бу кешелек дөньясы тарафыннан сыналган тәҗрибә һәм ул гына куркыныч пандемиягә каршы көрәштә җиңүгә китерә алачак”,— дип саный ул.
Вакцина ясату — ул Мәскәү, Петербургны ялмап алган, якын көннәрдә Башкорстанга да килеп җитәчәк өченче дулкында исән калу ысулы, дип белдерде Республика клиник онкодиспансерының баш табибы Адел ИЗМАЙЛОВ.
“Безне коронавирусның өченче дулкыны көтә, моңа кадәр вирус эләктереп авырганнарны гына түгел, ә вакцина ясатучыларны да чирләтүче һинд штаммы килә. Мәгълүматларга ярашлы, вакцина ясатучылар чирне җиңелрәк кичерә. Шуңа ярашлы чирдән һәлак булу ихтималллыгы кими һәм хәзер кешеләрнең гомерен саклап калу өчен кулдан килгән бөтен эшне эшләргә кирәк. Табиб буларак, мин халыкка вакцина ясауны 100 процентка хуплыйм”,—ди табиб.
Уйдырмалар, фейклар...
Интернеттта вакцинага кагылышлы нинди генә хәбәрләр юк?! Араларында ялганнары да күп. Медицинада берни аңламаган бәндәләр акыл өйрәтә, гадәттә. Хәтта депутатлар да сайлау алдыннан үз фикерен кыстырып җибәрергә ашыга. Шушы көннәрдә “Гадел Русия” партиясе җитәкчесе Сергей МИРОНОВ шикле-икеле фикер белдерде. Ул мәҗбүри вакцина ясату вакцина ясатмаган гражданнарны изгойларга әверелдерә дип белдерде. Сергей Миронов киңкүләмле вакцинация ковидны туктата алмаячак, ә Башкортстан җитәкчелеге кабул иткән чаралар инфекция белән көрәшүдә нәтиҗәсез дип саный. Бу уңайдан Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгенең баш гыйльми консультанты, медицина фәннәре докторы Эрнест МУЛДАШЕВ Дәүләт Думасы депутаты фикерен кискен тәнкыйтьләп чыкты. “Миңа калса, бу сәяси сафсата. Чөнки катгый чаралардан башка бернинди эпидемияне җиңеп булмый. Радий Хәбиров катгый чаралар кабул итүе белән хаклы. Күптән түгел Кушма Штатлардан бер танышым кайтты, анда безгә караганда халыкның күп өлешенә прививка ясалган, анда шундый катгый тәртипләр, ясатмаучыларны беркая да кертмиләр.
Миңа калса, Мироновның белдереүенә кире карарга кирәк. Мин моны дөньяның 50дән артык илендә операцияләр ясаган табиб буларак әйтәм. Мин медицинаның ни икәнлеген беләм һәм катгый чаралардан башка ковид пандемиясен җиңеп булмаячак”.