Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 июнь 2021, 13:58

Мәк пирогы

Мәк пирогы

Мәк пирогы
Мәк пирогы

Кирәк булачак:

камыр өчен:

- эремчек - 200 г,

- йомырка - 1 (сарысы),

- кукуруз оны-30 г (туп тулы, бераз өем белән 1 аш кашыгы),

- көпшәкләндергеч -0,5 чәй кашыгы,

- татлыландыргыч (бу рецепт дөрес тукланучылар өчен булганга) – тәменчә (аның урынына шикәр кулланырга була),

- тоз –чеметем;

 

крем өчен:

- сөт – 180 мл,

- йомырка – 1,

- ваниль – 1 г (сыегы булса, яхшырак),

- татлыландыргычтәменчә (югарыда әйткәнчә, шикәр кулланырга була),

- кукуруз крахмалы – 1 аш кашыгы,

- мәк – 50 г,

- тиз эри торган желатин – 15 г.

 

Камыр өчен тәгаенләнгән барлык ингредиентларны кушып бутарга, куе эремчек камыры килеп чыга. Аны формага салып, кырыйларын күтәрергә.  180 градуста мичтә 10-15 минут пешерергә.

Желатинны  бүртсен өчен 30 мл суга салып бутарга.

Мәккә сөт салырга һәм желатиннан башка калган ингредиентларны өстәргә. Утка куярга һәм куерганчыга кадәр болгатып торырга.

 Уттан алырга да желатин өстәргә. Яхшылап бутарга. Алдан пешергән камыр эченә салырга һәм берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга.

 

Фото: Инстаграмнан алынды (pp_balans)

Мәк пирогы
Мәк пирогы
Читайте нас: