Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 июнь 2021, 14:14

Битлек кимәгән өчен 15 мең сум штраф түләячәк

Битлек кимәгән өчен 15 мең сум штраф түләячәк

Чакмагыш районында яшәүче бер ир-егеткә җәмәгать урынында медицина битлеге кимәгән өчен 15 мең сум штраф чәпәгәннәр.

Бу хактагы хәбәр белән Чакмагыш районара суды матбугат хезмәте уртаклаша.

Бу ир-егет хокук саклау органнары хезмәтәрләре күзенә беренче тапкыр гына битлексез чалынмаган: быел мартта аны җәмәгать урынында индивидуаль саклану чарасыннан башка тоткарлаган булганнар инде. Ул чакта аңа бары тик кисәтү генә эләккән.

Тик кисәтү нәтиҗә бирмәгән, күрәсең, пошмас адәм халык күп җыелган урыннарда һаман медицина битлегеннән башка йөри биргән һәм тагын полиция кулына эләккән. Бу юлы инде аның эше судка барып җиткән. Аңа 15 мең сум күләмендә штраф салынган.

Социаль челтәрләрдә бу җәһәттән штрафка тарттырылучыны кызганучылар да бихисап. Шул ук вакытта республикада коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн арта. Тәүлегенә 90нан артык кеше әлеге хәвефле авыруны эләктерә башлады. 30га якын пациент авыр хәлдә, дип хәбәр итә табиблар.




Читайте нас: