Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 июнь 2021, 09:26

570 мең сумын каракларга үзе күчергән

570 мең сумын каракларга үзе күчергән

Җитте бит замана: каракларның күбесе хәзер кешене өенә кереп таламый, ә үз куллары белән акчасын чит исәпкә күчертә. Менә тагын бер апаның шушы алым белән 570 мең сумын чәлдергәннәр.

Бу хәл әллә кайда түгел, үзебезнең республикада, Стәрлетамак шәһәрендә теркәлгән.

Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 72 яшьлек пенсионер ханымны талаулары хакында хәбәр килеп ирешкән. Тикшерү барышында шул ачыкланган: каза күрүче акчасын үз куллары белән алдарлар исәбенә күчергән!

Пенсионер ханымның телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Банкта оятсыз хезмәткәрләр бар, алар Сезнең акчагызны үзләштерергә маташа, барлык исәпләрегезгә дә кул суза, дип, бик ышандырып сөйләгән ул. Мескен пенсионер ышанган һәм ялган банк хезмәткәре әйткәнчә эшләгән: барлык булган акчасын - 570 мең сумны - ул әйткән исәпләргә күчергән.

"Мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, талаучыны эзләү башланган.

Бу вакыйга эзеннән яшен-картын тагын бер тапкыр кисәтәсе килә: зинһар, теләсә кемгә ышанырга ашыкмагыз, банкка барып, хәлгә ачыклык кертегез!

Фото: rg.ru

Читайте нас: