Аның урынында сулык хасил булган.
Май азагында Мексиканың Пуэбла штатында яшәүчеләр куркыткыч табигать күренешенең шаһиты булган. Көн уртасында кешеләрнең күз алдында басуның гаять зур өлеше җир астына төшеп киткән. Шаһитлар төшергән кадрларда җирнең убылганда "шартлавы" күренә.
Упкын урынында 60 метр диаметрлы һәм 20 метрдан артык тирәнлектә су тутырылган зур котлован барлыкка килә. Белгечләр воронка артабан да зураеррга мөмкин, дип кисәтә, шуңа күрә якын-тирә йортларда яшәүчеләр эвакуацияләнгән.
Табигатьне саклау органнары мәгълүматлары буенча, кыр табигый геологик җимерелү һәм туфракта һәм җир асты байлыкларында су дәрәҗәсе тирбәлү аркасында килеп чыккан. Әмма экоактивистлар су ресурсларыннан агрессив файдалану бөтен җирдә дә гаепле, дип саный, ул җир асты юллары барлыкка килүгә китерә, аннары җир убыла...