Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
3 июнь 2021, 11:51

"Бу авылга бармый кала алмадым..."

"Бу авылга бармый кала алмадым..."

Республика башлыгы Радий Хәбиров җигүле ат катнашлыгында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр яшәгән Яңа Мөслим районында булып халык белән очрашты.

Узган ялларда Мәчетле районында булган коточкыч авария республика халкын тетрәндерде: милли киемнәр киеп, гармунга кушылып җырлап ат арбасында китеп барган кешеләрне автомобиль бәрдергән иде.

Районның Яңа Мөслим авылыннан булган сигез кешенең бишесе төрле җәрәхәтләр алган, бер хатын аяксыз калган. Нык зыянлаган мескен атны исә чарасызлыктан ясалма рәвештә үтерергә мәҗбүр булганнар. Кешеләр зур могҗиза белән генә исән калган, дип язачыганак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләр аша бу хәлгә бәйле фекерзәрен уртаклашты.

"Авыл кешеләре яхшы кәефтә, гармунда уйнап, милли киемнәр киеп "Күке чәе" милли бәйрәменә китеп барган... ә аларның өстенә зур тизлектә автомобиль килеп менә. Аллага шөкер, беркем һәлак булмады, әммә арбада утырганнарның бөтенесе дә диярлек авыр җәрәхәтләр алды.

Мин бу авылга бармый кала алмадым. Кешеләргә ничек булса да ярдәм итәр өчен. Җәрәхәтләнгәннәрнең барысын да җитди дәвалаячакбыз дип сөйләштек. Безнең исәпкә протез алып бирәчәкбез. Җимерек хәлдәге һәм биш ел буе ябык торган клубны быел төзи башлаячакбыз. Авылда юлны юнәтәчәкбез, зур булмаган парк эшләячәкбез. Республикабызда без үзебезнекеләрне ташламадык һәм ташламаячакбыз", - дип язды республика җитәкчесе.

Фото: Радий Хәбировның "Бәйләнештә" социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

02.06.2021
Читайте нас: