Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 Май 2021, 14:58

Быел пляжлар күбрәк булачак

Быел пляжлар күбрәк булачак

Башкортстанда 1 июньгә 120 рәсми пляж ачылырга тиеш. Бу үткән ел белән чагыштырганда 30га күбрәк, дип хәбәр итте республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров.

– Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 42 муниципалитет тарафыннан 104 пляж ачу өчен гаризалар бирелгән, – дип билгеләп үтте ул.

Ул район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына “1 июньгә кадәр пляжларны төзекләндерү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә тикшерү эшләрен тәмамлау” кирәклеге хакында мөрәҗәгать итте.

Мәгълүматларга караганда, 17-23 май көннәрендә республиканың җиһазландырылмаган сулыкларында өч кеше батып үлгән. Алар барысы да исерек хәлдә булган.

Читайте нас: