Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
17 Май 2021, 15:40

Юллар төзекләндерелә

Юллар төзекләндерелә

17 майда Башкортстан Хөкүмәтендә БР премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә чираттагы видеокиңәшмә үтте. Анда автомобиль юлларындагы һәм ишек алларындагы чокырларны ямау буенча эш барышы тикшерелде.

–Бүген эш күләме һәм тизлеге җитәрлек түгел. Бөтен район башлыкларыннан да эшне тизләтүне сорыйм. Барлык эшләр дә өч атнадан тәмамланырга тиеш, –диде Андрей Назаров. – Бер атнадан әлеге сорауга әйләнеп кайтачакбыз һәм эшләрнең барышын тагын тикшерәчәкбез. Безнең халык хәвефсез һәм уңайлы юллардан хәрәкәтләнергә тиеш.
Графикка ярашлы 27 апрельдән алып Уфа, Чишмә, Кырмыскалы, Благовещен, Иглин, Нуриман, Архангель, Кушнаренко районнарында юлларга буяу, 10 майдан термопластик белән билге салына.

Эшләрне тизләтү өчен билге салучы һәм щетка белән чистартучы машиналар санын арттырганнар.

Чокырларны ямауга килгәндә, әлеге вакытта Уфа, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Архангель, Авыргазы, Бәләбәй, Дуван, Зианчура, Иглин, Караидел, Краснокама, Мәләвез, Нуриман, Стәрлебаш районнарында юлларны тулысыча тикшереп чыкканнар.

Читайте нас: