Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 Май 2021, 09:00

В. Путин: "Балалар хакына зур батырлык кылдылар"

В. Путин: "Балалар хакына зур батырлык кылдылар"

Президет Владимир Путин Казанның 175нче гимназиясе укытучыларын бүләкләргә тәкъдим итте.

«Гимназия укытучылары да, барлык хезмәткәрләр дә мәктәпкә һөҗүм вакытында батырларча, югары профессиональ дәрәҗәдә эш итте. Алар, үз туганнарына ярдәм иткән кебек, балаларны коткарды, инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева кебек аларны үз гәүдәсе белән каплады. Ул укучыларының гомерен саклап калу бәрабәренә үзен корбан итте», - диде Путин Русия Хөкүмәте әгъзалары катнашлыгындагы видеоконференция режимындагы киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, барысы да үзләренең профессиональ, кешелек бурычын үтәде. «Белүемчә, күп кенә укытучылар һөҗүм вакытында ату тавышлары яңгыраганда ишек төбендә үз укучыларын якларга әзер торган, шуннан соң аларга хәвефсез урында яшеренергә ярдәм иткән. Гимназия укытучыларына һәм башка хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырырга тәкъдим итәм», - диде дәүләт башлыгы.

11 май көнне Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм булды, анда 7 укучы һәлак булды, 18 бала яраланды. Балалардан тыш, тагын ике хезмәткәр һәлак булды, өч педагог Казан дәваханәләрендә дәвалана.

Фото: "Кремлин.ру"

Читайте нас: