Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
17 Май 2021, 15:38

ТУЗГАНАККА КАРШЫ КӨРӘШ БАШЛЫЙБЫЗ

ТУЗГАНАККА КАРШЫ КӨРӘШ БАШЛЫЙБЫЗ

Сап-сары келәм кебек тузганаклар матур, сихәте дә күп, тик ул — бик агрессив чүп үләне.
Тузганакка каршы көрәшү кыен, тамыры тирән, сары йомгаклар бик тиз ап-ак шарларга әверелә һәм тирә-юньгә орлык чәчә. Шуңа аны чәчәк аттырмау — төп шарт.

Тузганакка каршы мондый эремә әзерли аласыз. 5 стакан суга 1 стакан аш серкәсе эссенциясе өстәргә. 0,5 л суга 4 чәй кашыгы лимон кислотасы салырга. Ике эремәне бергә кушарга һәм 4 аш кашыгы сыек сабын өстәргә. Әлеге эремәне тузганаклы урыннарга сиптерергә була, тик культуралы үсемлекләргә тидермәгез. 1-2 көннән тузганак корый.
Эшкәртүне көзен тагын бер кат кабатлый аласыз.

Читайте нас: