Кушнаренкода “Каурый каләм” иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.
“Каурый каләм” иҗат бәйгесе Кушнаренкода алтынчы тапкыр үткәрелде. Аны 2015 елдан бирле билгеле шагыйрә, “Кызыл таң”ның элекке журналисты Фәндидә Харрасова оештырып килә, җиңүчеләр өчен ул үз премиясен булдырды.
Әлеге бәйге үсеп килүче буын вәкилләрен, мәктәп укучыларын шигърияткә, иҗатка җәлеп итү, рухи яктан тәрбияләү максатына хезмәт итә. “Садә җанга рухи тәгам кирәк яшәргә” дип яза Фәндидә Туктаргали кызы үзенең “Әл дә син бар, тугры дустым, каләм!” дигән шигырендә. Бу юллар хәзер “Каурый каләм”нең девизы булып яңгырый. Шагыйрә тырышлыгы белән бәйге Кушнаренко җиренең үзенчәлекле брендына әверелде, анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел исә “Каурый каләм”гә Благовар районы укучылары да кушылды.
Бәйгенең йомгаклау кичәсе, һәр елдагыча, югары дәрәҗәдә узды. Чарада сәнгатьле сүз җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Ел буе дәвам иткән иҗади бәйгегә илледән артык мәктәп укучысының татар, урыс, башкорт телләрендәге шигырьләре, нәсерләре, әкиятләре, мәсәлләре, хикәяләре килгән. Аларны Фәндидә Туктаргали кызы җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри тикшергән. Алар ассызыклавынча, иҗади бәйгедә катнашучылар арасында өметле каләм ияләре аз түгел. Менә шушындый сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү, иҗади осталыгын үстерү эшенә зур өлеш кертә “Каурый каләм”.
Бүләкләү тантанасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзаларының катнашуы һич тә очраклы түгел: Фәндидә ханым Кушнаренко районында әлеге берлекнең бүлекчәсен җитәкли, биредәге мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең бихисабы — бу оешманың актив әгъзалары. Ә “Ак калфак”ның Башкортстан филиалы рәисе Люция Вафина бәйгенең иганәчесе булып та чыгыш ясады.
“Каурый каләм”гә даими матди ярдәм күрсәтүчеләрнең тагын берсе хакында әйтеп үтәсе килә. Ул — районда билгеле шәхес, татар җанлы фермер Дамир Гыйльманов. Туган авылы Калтайның ышанычлы терәге булган Дамир Фәнүз улы Кушнаренконың иҗтимагый тормышында да бик теләп катнаша, төрле мәдәни чараларны оештыруда башлап йөри, матди ярдәм күрсәтә. Әйткәндәй, “Кызыл таң” гәзите канаты астында нәшер ителүче “Әллүки” балалар журналын ул Калтай авылы мәктәбе укучыларына бүләк итеп яздырды.
Иҗади бәйгедә катнашучы укучыларның эшләре “Өметле каләм”, “Кирәкми безгә сугыш!”, “Картәти һәм картәнием – минем киңәшчеләрем”, “Әниемнең елмаюы бар җиһанны балкыта!”, “Дуслыкның кадерен белик” һәм башка номинацияләрдә билгеләнде. Шунысы да игътибарга лаек: Фәндидә Туктаргали кызы алты ел буена яшь иҗатчыларның әсәрләрен туплап, эшкәртеп барган, хәзер исә бу калын җыентыкны ташка бастыру хыялы белән яна. Әлеге изге уе тормышка ашар дип ышанабыз, бу “Каурый каләм”дә төрле елларда җиңү яулаган балалар өчен дә, гомумән, Кушнаренко районы өчен дә бик зур бүләк булыр иде.
Үзләре иҗат иткән шигырьләрне укучы кызлар һәм малайлар күркәм милли киемнәрдә чыгыш ясады, ә әсәрләре самимилеге, шул ук вакытта мәгънәле, рифма-ритм ягыннан төзек булуы белән сөендерде. Бу җәһәттән районның туган тел укытучыларының хезмәте бәяләп бетергесез: димәк, алар укучыларында телгә, шигърияткә, әдәбиятка сөю тәрбияли алган.
“Каурый каләм”нең иң югары бүләкләренә — шагыйрә Фәндидә Харрасованың премиясенә өч яшь иҗатчы лаек булды. Менә алар: Кушнаренко районы Калтай мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зифа Нуриева (остазы — Зөлфия Нуриева), Иске Кормаш авылы мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Алсу Шәймөхәммәтова (остазы — Фәйрүзә Әсфәндиярова) һәм Благовар районы Күчәрбай мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Альбина Мосман (остазы — Фәнүзә Габделхакова).
Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнил Рамазанов билгеләвенчә, “Каурый каләм” — яшь иҗатчыларга канат куючы, алар күңелендә ватанпәрвәрлек тойгылары үстерүче, милләтара дуслыкны пропагандалаучы бик күркәм чара, аның гомере озын, чагу булыр! Каурый каләмне юлдаш иткәннәргә уңышлар телибез!
Фото: М.Латыйпова.