Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 Май 2021, 15:50

Сәламәтлек көннәре

Сәламәтлек көннәре

17-22 майда Башкортстанда “Халык сәламәтлеге көннәре” үтәчәк. Ул Владимир Путинның “май указлары” белән тормышка ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында оештырыла.

Акциянең төп максаты — йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларын киметү.

“Халык сәламәтлеге көннәре” кысаларында күчмә үзәк табиблары ихата саен халык сәламәтлеген тикшеренүне оештырачак. Халык кан басымын үлчәтә, тикшеренү үтә һәм белгеч белнә киңәшләшә алачак.

Моннан тыш, акция программасында бергәләп велосипедта йөрүләр, спорт чаралары, сәламәтлек дәресләре, балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген тикшерү дә каралган.

Чара Уфаның Ленин исемендәге паркта 21 майда тәмамланачак. Анда бәйрәм чаралары оештырылачак.

Читайте нас: