Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 Май 2021, 15:51

Эш урыннары булдырсаң

Эш урыннары булдырсаң

Башкортстанда былтыр 370тән артык кеше дәүләт бюджетыннан үз эшен ачуга ярдәм алды. Аларның күпчелеге эшкуар булып китте. Өстәвенә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хезмәт урыны белән тәэмин иткән эш бирүчеләр дә ярдәм ала.

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында әйтүләренчә, быел үз эшеңне ачуга 19 млн сумнан артык акча бүленгән. Әле 116 кеше акча алган. Дүрт ай нәтиҗәсе буенча акчаның 90 проценты үзләштерелгән. Министр урынбасары Юрий Мельников әйтүенчә, бу максатка өстәмә финанс алу өчен мөмкинлекләрне эзләү дәвам итәчәк.

Быел гына Мәшгульлек үзәкләренә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 1700дән артык кеше мөрәжәгать иткән. Аларның яртысы эш белән тәэмин ителгән. Программага ярашлы, хәзер эш бирүчеләргә эш урынын оештырган өчен түләүдән тыш, яңа хезмәткәргә түләнәчәк эш хакының бер өлеше компенсацияләнәчәк.

Читайте нас: