Проект җиңүчесе - Уфа шәһәреннән Искәндәр Сөләйманов. Ул СМС-тавыш бирү барышында 5 дәгъвачы арасында 35% тавыш җыйды.
Музыкаль конкурс проектының авторы-башкорт эстрадасы йолдызы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Республика башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей). «Яңа моң» проекты Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм Фондыннан республика башлыгының грантын (30 млн. сум) алды.
Тәүдә конкурста катнашу өчен җиде илдән 5 меңнән артык кеше гариза бирде. Онлайн-тыңлаулардан соң 55 башкаручы жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады. Мәскәү, Башкортстан, Татарстан, Әрмәнстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан якларыннан талантлы егетләр һәм кызлар җыр бәйгесендә үзләрен сынап карады. Жюрида Россиядә танылган продюсер Лина Арифулина, Радик Юльякшин һәм популяр җырчы Гөлназ Асаева эшләде. Экспертлар катнашучыларның тере тавышка башкаруларын бәяләде.
Ниһаять, бәйгенең финал өлешендә тамашачылар арасында тавыш бирү оештырылып, Искәндәр Сөләймәнов проектта җиңү яулады.