Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 Май 2021, 15:30

Эссе көннәр кайчанга кадәр дәвам итәр?

Эссе көннәр кайчанга кадәр дәвам итәр?

Яңгырлар явармы?

Синоптиклар, Башкортстанда эссе һава торышы май азагына кадәр сакланачак, дип сөйләде.

Язның соңгы ае уртасында Башкортстанда чын-чынлап җәйге һава торышы урнашты. Көндез Уфада термометр баганасы +30 градустан югарырак күтәрелә, мондый вакытта һава торышын аномаль дип атарга була.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Башкортстанда һава торышы июнь башына кадәр үзгәрмәячәк. Җәйнең беренче ае белән республикага +23-25 градуска кадәр салкынча һәм болытлы һава көтелә.

Шуңа да карамастан, төбәктә озакка сузылган явым-төшем көтелми, җәйнең беренче аенда гына бераз яңгыр булырга мөмкин.

Фото: dw.com
Читайте нас: