-14 °С
Болытлы
Кызның хәле ничек?
Бүген Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә Белорет шәһәр пляжы янында кыядан килеп төшкән кызга ярдәм таләп ителүе турында хәбәр килде. Һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте коткаручылары чыкты.
Соңрак ачыкланганча, 12 яшьлек кыз үзенең дуслары компаниясендә кыялар буйлап йөргән, тик ниндидер мизгелдә өч метр биеклектән егылып төшкән. Баланың аягы имгәнгән.
Коткаручылар шина салган һәм носилка ярдәмендә баланы ашыгыч ярдәм бригадасына кадәр транспортлаганнар.