Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 Май 2021, 09:29

Басу королевасы

Басу королевасы

Атказанган механизатор Мөнирә Шәйбәкованың данлы хезмәт юлына багышланган “Таң кызы” дигән әдәби-публицистик җыентык дөнья күрде.

“Кызыл таң” нәшриятында пандемия шартларында китаплар чыгару юнәлешендә эш күләме бераз гына кими төшсә дә, аларның берсе-берсеннән затлыраклары, рухларыбызны күтәреп, күңелләрне сөендерә торганнары басыла торды. Шундый затлылардан галим, философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитовның — “Истоки российской цивилизации”, педагогика ветераны Маһира Хәкимованың “Укытучы – бөек исем” һәм атказанган механизатор Мөнирә Шәйбәковага багышланган “Таң кызы” җыентыкларын атап үтәр идем.
Октябрь Кәли улының профессор Франгиз Үмәркаев белән авторлыкта язылган фәнни-публицистик җыентыгында Русия цивилизациясенең яшәү чорында килеп туган проблемаларга карата чит ил акыл ияләренең һәм безнең галимнәрнең, сәясәтчеләрнең, язучыларның карашлары һәм аналитик бәяләмәләре белән танышырга мөмкин.
Маһира Тимерҗан кызының истәлекләрендә исә Благовар районының Күчәрбай урта мәктәбенә нигез салган Ленин ордены кавалеры, мәктәп директоры Галимҗан Усманов һәм шушы мактаулы һөнәрне сайлаган өлкән буын укытучылар һәм мәгариф отличниклары турында җылы язмалар урын алган.
Ә әле яңа гына “табадан төшкән”, дип әйтергә мөмкин, “Таң кызы” китабына бүген аерым тукталып үтәсе килә. Бу җыентыкны кулларына алучыларыбыз да күңелләренә көч-куәт һәм яшәешләренә яктылык өстәлүен тоярына ышанасы килә.

Күркәм дә, юмарт та Кушнаренко якларының күзне камаштырырлык җирләре. Илебезгә эштә уңган, тормышта күркәм бик күп ул һәм кызлар бүләк иткән бәрәкәтле туфрак ул. Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Паша Ангелина исемендәге илкүләм приз һәм бик күп башка дәүләт бүләкләре иясе, җәмәгать эшлеклесе Мөнирә Шәйбәкова — шушы төбәктә үсеп, илебез күгендә якты йолдыз булып балкыган батыр йөрәкле уңган кызларның берсе.
Әйе, бу дөньяда һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бар. Мөнирә Габдулла кызының өлешенә ишелеп төшкәне — иртә таңнан төн карасына кадәр трактор гөрелтесе һәм машина гүләвенә кушылып, авыл хезмәтенә бирелгәне. Нәзакәтле затлардан булуына карамастан, механизатор һәм машина йөртүче һөнәрләрен сайлап, тормыш буйлап ышанычлы адымнар белән атлый ул. Әйе, трактор йөртүгә яшьлеген һәм иң матур чагын кызганмый багышлый Мөнирә Габдулла кызы.
Әлбәттә, бүгенге техника заманында гүзәл затларыбызның машинага идарә итүләренә аптырарлык түгел. Җиңел машиналарны иярләүчеләр арасында да һәр икенче кеше – хатын-кыз. Ә шулай да хатын-кыз тракторчыларны һәм йөк машиналары шоферларын алар арасында көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Ни өчен? Бу җәһәттән герои­нябызның күңел җылысы белән өртелгән сүзләре моңа серне бераз гына ача төшәр кебек. “Минем буынга гади кешенең хезмәтен күрә белгән киң күңелле, намуслы, хезмәттәшләр һәм җитәкчеләр белән эшләү бәхете тиде. Шуңа да мин үз язмышыма ифрат рәхмәтле­мен”, – дип яза ул китапның беренче битендә.
Шунысы билгеле: узган гасырның сиксәненче елларында илебездә механизатор кызларга игътибар бермә-бер арта бара, алар турында гәзит-журналларда язалар, кинофильмнар төшерәләр, төрле әсәрләр тудыралар. Ә танылган шагыйрә Әнисә Таһирова “Кормаш кызы” дигән күләмле поэма иҗат итә.
Күпләр алар.
Мин поэмам өчен
Сайлап алдым бары
тик берсен.
Шушы берәүдә
мин бик күпләрнең
Эшен, төсен күреп йөредем.
Героиням бик күпләргә охшаш,
Тик үзе бер йолдыз бу җирдә.
Республиканың иң алдынгы
Тракторчысы ул — Гөлирә.
Поэмада Мөнирә Шәйбәкова Гөлирә Иксанова буларак сурәтләнә. “Хезмәт кешесенә дан җырланган, хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелгән заман иде ул. Мөнирә Шәйбәкова – “корыч ат”ларны иярләгән кызларның сугыштан соңгы икенче дулкынын башлап җибәрү­челәрдән булды”, — дип яза шагыйрә үзенең героинясы турында әлеге китапка кергән “Кормаш кызы – таң йолдызы” дип аталган мәкаләсендә.
Әлеге җыентыкка төрле елларда язылган җитмешкә якын мәкалә, сурәтләмә, истәлекләр, очерклар, кыйсса һәм шигырьләр кертелгән. Ундүрт бүлектән торган “Кормаш кызы”поэмасы китапта үзәк урынны били. Поэмада буыннан-буынга күчеп килгән олы йөрәкле, үз җиренә береккән, саф күңелле әүлия затларга тиң хатын-кыз образы сурәтләнә. Анда хатын-кызның җиңелдән булмаган язмышы турында бәян ителә, әмма заманына күрә ул да үзгәрә, кичәге үлчәмнәрдән башка яшәргә өйрәнә: ул һәр яңа аткан таңга карап, дөньяны башкача күрә, үзендә хәсрәт богауларын өзәр көч таба да ата-бабалардан күчә килгән чәм белән тормыш авырлыклары алдында баш имәскә өйрәнә.
Әнә килә минем героиням,
Күзләреннән күрәм сәламен.
Очып килә!
Ә мин белеп торам
Тиңсез шатлыгының сәбәбен.
Бик килешле зәңгәр костюм кигән,
Съезд значогы түшендә.
Болан сыман,
Купшы басып килә,
Нинди сылулар бар җиремдә!
Ул елларда Мөнирә Шәйбәковага ияреп “тимер ат”ларны йөгәнләүче хатын-кызлар сафы ишәя бара. Алар арасында Мөнирә Габдулла кызы республикада беренче булып механизатор хатын-кызларның Паша Ангелина исемендәге призына ия була һәм илнең горурлыгына әйләнә.
Ә бит “Большевик” колхозында фидакарь хезмәт салган Шәмсинакап һәм укытучы, парторг Габдулла Шәйбәковларның гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән Мөнирәгә шоферлык таныклыгын алган вакытта 20 яшь кенә булган! Унтугыз да булыр иде, яз көне ташкынга эләгеп, сәламәтлегенә зур зыян килмәгән булса. Бу хәлдән соң аның яшьлек хыяллары бөтенләй башка борылыш ала, үзенең табигый үткерлеге, тапкырлыгы һәм туганнарының төпле киңәшләре аркасында кызыкай, авылда калып, механизатор һөнәрен үзләштерергә була. Бу хәлдән чыгуын чыга, кулында машина йөртүгә таныклыгы булып та бер ел төрле эшләрдә эшләргә туры килә. “Сиңа шофер түгел, балерина булырга кирәк”, дигән сүзләр дә ишетә. Әмма ул үзенекен итә. Башта машина йөртә. Хыялы сүрелсен дип бирелгән иске машиналарда эшләсә дә, ахыр чиктә колхозның алыштыргысыз хезмәткәренә әйләнә. Күрәсен күргән бензовозда зур бер хуҗалыкның техника паркын ягулык белән тәэмин итә. Бу хакта вакытында “Советская Башкирия” гәзитендә “Та самая Мунира” дигән мәкалә басылып чыга. Бу “егет”, ә аны еш кына башта егеткә саныйлар, буранда адашкан хәбәрчеләрнең “УАЗ”игын олы юлга тартып чыгара.
Шушы бензовозы белән күпме кешегә ярдәм кулы суза әле ул. Ә “Кызыл таң”ның хәбәрчесе, авыл хуҗалыгы мөдире Равил Карамов “Үз сукмагың” дигән мәкаләдә бу хакта болай ди: “Чит җирдә юл йөргәндә танышыңны очрату шатлыгын кем кичермәгән? Ә мин бу юлы, бозлавык һәм көчле җил аркасында машинабыз канауга ауганнан соң, Мөнирәгә тап булырмын дип башыма да китермәгән идем. Машинаны торгызып, юлга чыгарырга кем булышыр икән дип торганда каршыбызга бензовоз килеп туктады. Кабинадан бер кыз килеп төште.
— Мондый көнне өйдә генә утырырлык шул. Ярар, хәзер чыгарырмын, — диде дә, кабина артыннан тросны тартып чыгарып, безгә ыргытты...”
Уфа – Кушнаренко юлында үзенең дә бензовозы ватылып, Мөнирәнең утырып елаган чаклары булмады түгел. Андый вакытта машина йөртүчеләр, әлбәттә, аңа ярдәмгә килә, яшь кызның күңелен күтәрерлек сүзен дә табалар.
“Кешелек җәмгыятенең күренекле, танылган, беренче юл яручы хатын-кызларыннан һәркем үрнәк ала. Жанна д Арк, Паша Ангелина, Проскофья Малинина, Валентина Терешкова... Безнең республикада – Шаран районыннан колхоз рәисе, Ленин ордены кавалеры Зәйнәп Сәләхетдинова, Илеш районы тракторчы-комбайнчысы, Ленин ордены кавалеры Кифая Галиева... Аларга тиң безнең Мөнирә Шәйбәкова...
Мөнирәне бензовоз машинасы руле артында еш күреп, тракторчыга укырга киңәш бирдем. “Тракторда эшчәнлегеңне, тырышлыгыңны күрсәтеп, йөзең ачылачак”, — дидем. Чыннан да укып кайтып, “Т-150” тракторында эшләп, зур уңышларга ирешеп, даны илгә таралды”, — дип яза китапта Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районына 1980-90 елларда җитәкчелек иткән Фәйләс Муллагалиев.
Әлеге җыентыкка кергән язмалар, шигъри әсәрләр өч — татар, башкорт һәм урыс телләрендә бирелә. Шуларның һәр юлы героиняга карата йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләр белән сугарылган. Мәкаләләрнең аталышыннан ук, тамчыда кояш чагылгандай, Мөнирә Габдулла кызының тормыш һәм данлы хезмәт юлы гәүдәләнә: “Игенчеләр династиясе”, “Мәңге яшь хыял”, “Призвание — механизатор”, “Пример для подражания”, “Путь к мечте”, “Ғәйрәт булгас йөрәктә”, “Хеҙмәткә арналган ғүмер”, “Не бросай огонь, Мунира!”, “Она и сейчас в авангарде” һәм башка язмалар кырык ел эчендә “Известия”, “Кызыл таң”, “Советская Башкирия”, “Совет Башҡортостаны”, “Известия Башкортостана”, “Ленинец”, “Өмет”, “Авангард”, “Баш­ҡортостан пионеры” гәзитләрендә, “Крестьянка”, “Наш современник”, “Ағиҙел” һәм “Башҡортостан ҡыҙы” журналларында даими чыгып тора. Әлеге мәкаләләр Шәйбәкованың данлы хезмәт юлы белән бәйле күптөрле сорауларга җавап табарга, шәхси тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә. Монда күпбалалы гаиләдәге тәрбия, өлкән механизатор абый­ларының йогынтысы, яшь кызның характеры формалашуына йогынты ясаучы җәмгыятьтәге вәзгыять турында да бик күп мәгълүмат бирелә.
Егәрле җилне дә җигәр, диелә халык мәкалендә. “Калтырап” торган машиналарда унөч ел эшләгәннән соң, Мөнирә Шәйбәкова өр-яңаларына да утыра. Ә Чакмагышта тракторчылар курсларында укып кайтканнан соң, ул тракторны да үзләштерә, республика җир сөрүчеләр бәйгесендә җиңеп, исемле “Т-150” тракторына да утыра. Бу 1981 елның җәендә булса, 1982 ел йомгаклары буенча район­ның иң алдынгы 10 тракторчысы исемлегенә керә ул. Тагын бер елдан Шәйбәкова инде, еллык норманы 161,3 процентка үтәп һәм 3100 урынына 5233 эталон-гектар җир эшкәртеп, Паша Ангелина исемендәге приз лауреаты була. Шуннан соң аның даны туган җиреннән читтә дә тарала һәм ил күләмендә яңгырый башлый.
Мөнирәгә халык та ышаныч белдерә. Уңган атны еш җигәләр, дигәндәй, Мөнирәгә депутат таныклыгы тапшыралар. Якташлары Шәй­бәковада ялгышмый, аның ярдәменә таяналар, үзләренең гозерләрен җиткерәләр. Мөнирә халыкның ышанычын акларга тырыша. Коммунистлар партиясенең чираттагы съездына делегат итеп җибәрелгән мәлдә ул, килеп туган һәр очрактан файдаланып, якташларының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тырыша. Кушнаренкода мәдәни-спорт комплексын төзүгә, газ үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә булдыра алганча үз өлешен кертә. Тора-бара район хуҗалыклары өчен төрле машиналар, җиһазлар юлларга да өйрәнә, ә космонавт Валентина Терешкова ярдәмендә үзенең ахирәтләре өчен биш трактор юллап ала. Съезддан кайткач та тракторын ташламый әле ул, җирен дә сөрә, саламын да китерә.
“Хатын-кыз механизаторлар республикада санаулы гына булгангамы, бүгенге техника заманында да гадәттән тыш һөнәр ияләре буларак кабул ителә. Дөресен әйткәндә, авыр эш ул. Яшьлек романтикасы белән бу хезмәткә байтак кызлар аяк басса да, Кушнаренкодан басу королевасы Мөнирә Шәйбәкова кебек иң чәмле, иң түземнәр, иң егәрлеләр генә тугры булып кала бу һөнәргә”, – дип язган вакытында аның турында Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова.
Ә инде легендар механизаторның бүгенге тормышы турында сүз йөрткәндә, ул бүген дә безнең арада, ул бүген дә сафта дип әйтергә була. Районның иҗтимагый-мәдәни тормышыннан читтә калганы юк аның. Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе Мөнирә Габдулла кызын район сәхнәсендә дә, подъездны ремонтлауда башлап йөрүче ролендә дә, “көмеш волонтерлар” сафында да очратырга мөмкин. Ә күптән түгел Башкортстан телевидениесе оештырган “Төбәк лидерлары” проектының Ватанпәрвәрлек номинациясендә җиңү яулап кайтты.
Хәер, басу королевасы басуларыбызны гына яктыртып калмый, тормышыбызга һәм рухиятебезгә дә, исеменең җисемен хаклап, нур өләшеп яшәвен дәвам итә. Әйе, Мөнирә исеме – ул “нурлы” мәгънәсендә яратылган. Әле менә күптән түгел генә җитмеш яшен тутырып өлгергән Мөнирә Габдулла кызы үзенә дә, райондашларына да олы бүләк йөзеннән гомер китабын бүләк итмәкче булган. Моның өчен ул үзе турында язылган язмаларны туплап, аларны түкми-чәчми безнең карамакка алып килгән. Халык хөрмәтен һәм рәхмәтен яулаган шәхеснең бу китабын язуга әдипләрне һәм каләм ияләрен Мөнирә Шәйбәкованың фидакарь хезмәте этәргән булса, китапны нәшер итүгә якташлары саллы өлеш керткән. Халык хөрмәте һәм халык рәхмәтенә ни җитә!

Рәзилә НИЗАМОВА,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, шагыйрә.

Автор: Эльвира Ямалетдинова

Читайте нас: