Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 Май 2021, 15:41

Татарстан мәктәбендә коточкыч фаҗига: үсмер атыш оештырган

Татарстан мәктәбендә коточкыч фаҗига: үсмер атыш оештырган

Казан мәктәпләренең берсендә бүген иртән бер үсмер (кайсыбер чыганаклар алар берничә булган дип яза) ут ачкан. Шаһитлар фаҗига урыныннан интернетка бер-бер артлы видеолар сала башлаган.

Вакыйга Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 санлы гимназиядә булган. Урында төшерелгән видеоязма кадрларыннан күренүенчә, балалар, коралланган егеттән качып, кычкырыша-кычкырыша тәрәзәләрдән сикрергә мәҗбүр булган. Гимназия ихатасына ата-аналар һәм якын-тирәдә яшәүче кешеләр җыелган. Шушы моментта мәктәп бинасыннан ату тавышлары һәм шартлау ишетелә. Дөрес булса, үсмер 9 укучыны һәм ике өлкән яшьтәге кешене (берсе- укытучы) атып үтергән.

“Известия” язуынча, атыш оештырган 17 яшьлек үсмер (кайсыбер чыганаклар аңа 19 яшь дип тә яза) мәктәп бинасына корал алып керә һәм ут ача. Аны Федераль иминлек хезмәте тоткарлаган. Ул – Галәвиев Илназ Ренат улы. Кулга алынган вакытта ул пропискасы адресы буенча бомба куюын хәбәр иткән. Шушы мәктәпне ул 4 ел элек тәмамлаган.

Вакыйга урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән. Шулай ук республиканың генераль прокуроры Илдус Нафиков та – фаҗига урынында. Әлеге вакытта атышның сәбәпләре ачыклана.

Гомумән алганда фаҗигадә 32 кеше каза күргән, дип яза ТАСС. Аларны Республика клиник дәваханәсенә һәм 7 санлы хастаханәгә озатканнар.

Читайте нас: