Яңа көн
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
11 Май 2021, 15:43

Радий Хәбиров Хөкүмәткә эш кушты

Радий Хәбиров Хөкүмәткә эш кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 11 майда, республика Хөкүмәтенә Русия Президенты Владимир Путинның Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча актив шөгыльләнергә кушты.

Ул, дәүләт башлыгы йөкләмәләренең берсе газ үткәрелгән торак пунктлардагы барлык йортларга 2023 елга кадәр газны бушлай китерү мәсьәләсенә кагыла, дип әйтте. Радий Хәбиров республикада гражданнарның ташламалы категорияләренә йортларын газ челтәрләренә тоташтыруга 60 мең һәм 100 мең сум күләмендә сертификатлар бирү программасы эшләвен искә төшерде.

“Үзебезнең программа буенча, ихтимал, ташлама алучылар санын күбәйтә һәм бюджет акчаларын да өсти алырбыз”, – диде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров шулай ук сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга да йөкләмә бирде. Ул медицина тикшерүләрен һәм диспансерлауны тирәнәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар итәргә кушты.

Юллама нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм яман шеш авыруларыннан үлемне киметү мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәклеге әйтелде.

Чыганак: https://glavarb.ru
Фото: www.bashinform.ru
Читайте нас: