Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 Май 2021, 15:54

Юл кагыйдәләрен санга сукмасаң...

Юл кагыйдәләрен санга сукмасаң...

Бәләбәйдә коточкыч һәлакәт булган: анда төнге авариядә биш кеше зыян күргән.

Бер фараз буенча, урындагы 44 яшьлек кеше «Toyota Avensis» руле артында светофорның тыелган сигналына чыккан һәм «Лада Калина»га бәрелгән.

"Авария нәтиҗәсендә "Toyota"шоферы һәм аның 34 яшьлек пассажиры имгәнгәннәр. Үзебезнең ил автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет һәм аның ике пассажиры, 19 һәм 18 яшьлек яшьләр, шулай ук, дәваханәгә озатылган. Тикшеру башланды, аның барышында авариянең барлык хәл-шартлары да ачыкланачак», — диләр ЮХХДИ идарәсендә.

9 майда республика юлларында ун автомобиль һәлакәте теркәлгән, аларда унсигез кеше тән җәрәхәте алган. Тәүлек эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ике меңгә якын очрагы ачыкланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 55 кеше тоткарланган.

Фото: ЮХХДИ идарәсе

Читайте нас: