-5 °С
Кар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте республика халкын көчле җил булачагы турында кисәтә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген төбәктә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Көндез һава температурасы +22,+27 градуска кадәр җылыначак.
Баш идарәдә көчле давылда агач ботакларының сынып төшүе, көчле җилгә каршы баруның авырлашуы турында кисәтәләр. Көчле җил нәтиҗәсендә урамнарда урнаштырылган реклама щитлары, транспарантлар, светодиод паннолар килеп төшәргә, аварга мөмкин.
Сак булыгыз!
Фото: "Башинформ" агентлыгы