Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 Май 2021, 15:56

Җидесе дә суга чумган

Җидесе дә суга чумган

Алар арасында 3 бала да булган.

9 май көнне башкаланың Төньяк автовокзалы районында Агыйдел елгасында бәхетсезлек очрагы булган. Бу хәл турында тулырак мәгълүматны Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Кечкенә өч балалы гаилә бу көннәрендә актив ял итәргә булган. Алар елгада йөзәргә көймә алган. Анда өч ир, бер хатын-кыз һәм өч бала утырган, көймә авырлыкны күтәрә алмаган һәм, әйләнеп китеп, андагы җиде кеше дә суга килеп төшкән.

Бәхеткә, ярда ял итүчеләр коткаручылар чакырткан. Алар шул урында булган ял итүчеләр ярдәме белән зыян күрүчеләрне коткара алган. Бары тик бер генә кешегә госпитализация кирәк булган.

Сулыклар янына барганда сак булыгыз, бигрәк тә балалар өчен җаваплылыкны онытмагыз!

Фото: УГЗ города Уфы.

Читайте нас: