Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 Май 2021, 09:21

Үзебезне үзебез яндырмыйк инде...

Үзебезне үзебез яндырмыйк инде...

Чираттагы янгын Бәләбәй районында теркәлде. Бәләбәй районы башлыгы Азат Сәхәбиев Покровка авылы янындагы янгын турында фикерләрен белдерде. Янгынның гомуми мәйданы 10 гектардан арткан.

“Покровка авылы янында бик күңелсез хәлгә тарыдык. Бу биләмәнең 10 гектар мәйданында коры үлән янды. Янгынны сүндерү бик авыр булды. Әгәр дә җил юнәлешен үзгәртмәсә, янгын тагын да җитдирәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Барлык саклану чараларына карамастан, муниципалитетта янгын торышы бик авыр. Коры һава торышы, кояшлы көннәр, көчле җил янгын хәвефен тагын да арттыра. Без, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, урман хуҗалыгы, янгын сүндерү һәм полиция хезмәткәрләре катнашлыгында ачык янгынлы учакларны тикшерү буенча профилактик рейдларны көчәйтәчәкбез. Республика буенча игълан ителгән махсус режим таләпләрен үтәмәүчеләр үзләренә үпкәләсеннәр, андыйларны административ җаваплылык көтә”, - диде район башлыгы.

Соңгы тәүлектә 6 урман һәм 16 техноген янгын теркәлгән. Берләребез тырышып агач үсентеләре утыртканда, икенчеләребез урманнарыбызны яндыргач, алга китеш булыр микән ул?

Читайте нас: