Яңа көн
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 Май 2021, 09:45

Уфада парад ничек үтәчәк?

Уфада парад ничек үтәчәк?

Хөкүмәттә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән эшлекле киңәшмә вакытында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары каралды.

-Коронавирус таралу куркынычын исәпкә алып, без ябык биналарда үткәрелергә тиешле чараларның берничәсен үткәрмәскә булдык, - ди Радий Хәбиров. – Бөтен бәйрәм чараларын да без барлык санитар таләпләрне үтәп, ачык һавада оештырабыз.

БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов 9 майда Уфада парад һәм тантаналы чараларның ничек үтәчәген әйтте.

-10.00 сәгатьтә Октябрь проспектында парад һәм хәрби техника үтәчәк. Катнашучылар битлекләрдә булачак. Бәйрәмгә чакырылган ветераннардан коронавируска тест алыначак. Аларны прививка ясаткан медиклар һәм волонтерлар озатуында махсус транспортта йөртәчәкләр. Бәйрәм чараларын БСТ, “Башкорстан-24”, “Вся Уфа” телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк, - диде ул.
Фото: glavarb.ru

Читайте нас: