Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 Май 2021, 09:28

Ковид кичергәннәргә күпме эчәргә ярый?

Ковид кичергәннәргә күпме эчәргә ярый?

Коронавирус инфекциясен кичерүчеләргә алкоголь эчемлекләр эчүдән тыелырга кирәк.

Һәрхәлдә Мәскәүнең баш наркологы Евгений Брюн шулай киңәш итә.

Аның сүзләренчә, COVID-19 белән авырганнарга спиртлы эчемлекләр эчү “катгый тыела”. “Теләсә нинди вируслы авырулар, шул исәптә COVID-19 да – интоксикация, шуңа өстәп алкоголь интоксикациясе дә өстәлә һәм барлык биохимик төзек картина челпәрәмә килә”, – ди ул.

Брюн шуны да әйтте, гомумән спиртлы эчемлекләр куллану организм өчен зыянлы, табигать кочагында эчәсезме сез яисә фатирдамы, аерма юк, ди белгеч. Әммак нарколог йортларда һәм фатирларда эчүгә кискен каршы булуын ассызыклады. Бу еш кына биналар эчендә тынчу, ә инде анда тәмәке дә тарткан булсалар, андый һава баш мие гипоксиясенә китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә эчкән кеше бик каты исерәчәк.

Чыганак: Lenta.ru
Фото: Владимир Астапкович / РИА Новости
Читайте нас: