Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 Май 2021, 09:43

Чир саклык сорый

Чир саклык сорый

7 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә үткәргән эшлекле киңәшмә вакытында май бәйрәмнәрендә коронавирус чире таралу мөмкинлеген исәпкә алып, халык хәвефсезлеген тәэмин итү турында сүз алып барды.

-Русия президенты Владимир Путинның май бәйрәмнәрен озайту турындагы карары тәүге чиратта коронавирус инфекциясенең таралуын азайту, - ди Радий Фәрит улы. – Коронавируска бәйле хәлне без республикада тотрыклы дип саныйбыз. Әмма гади генә санитар нормаларны үтәмәү хәлне тиз арада катлауландырып җибәрә ала. Шуңа күрә төп санитар нормаларны үтәү һәм вакцинацияләү – безнең төп бурычыбыз.
**
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак сүзләренә караганда, Башкортстан 100 мең кешегә авырулар саны буенча Русиядә 82нче урында тора.
– Республикада коронавирус инфекциясе таралуның төп һәм өстәмә күрсәткечләренең торышы әлегә эпидемиология процессының интенсивлыгы кимү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми, — ди Анна Казак. — Дөньядагы хәл безнең илдә дә коронавирусның өченче дулкынының котылгысызлыгын күрсәтә.

**
Башкортстанда Британиянең COVID-19 штаммы йоктыруның беренче очрагы теркәлгән һәм Уфага Һиндстаннан килгән Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары арасында авыру таралуы ачыклаган. Бу хәл контрольдә: авырган 20 студентның 11ен чыгарганнар, тугызын дәваханәгә салганнар. Зарарланучылар белән элемтә урыннары буенча эпидемиягә каршы кирәкле чаралар комплексы үткәрелгән.
Фото: Башинформ.

Читайте нас: