«Якынча версия буенча, алты яшьлек малай ВАЗ 21074 машинасы салонында ялгызы була. Йөртүче ир-ат машина ачкычын да шунда калдырган. Бала ачкычны борган һәм машина артка таба китә башлаган. Баланың 27 яшьлек анасы бу вакытта урамда була, ул машина артка киткәнен күреп ала. Мөгаен, бу хатын үзләренең машинасы артта тора торган „Ниссан Мурано“га бәрелер дип курка һәм ВАЗны куллары белән тотып тормакчы була. Ләкин хатын машинаны тукта алмый. Ул ВАЗ һәм „Ниссан Мурано“ автомобильләре арасында кысылып кала», — ди ул.