Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
9 Май 2021, 09:37

Бәйрәм алдыннан очрашу

Бәйрәм алдыннан очрашу

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районы Түбән Яркәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Сафетдин Әгъләм улы Гуламановны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Сафетдин Әгъләм улын 1944 елның февралендә хәрби хезмәткә алына, әзерлек узганнан соң, Ерак Көнчыгышка эләгә. Ветеран “Японияне җиңгән өчен” медале һәм башка хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән.
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң Совет Армиясендә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч, 1951 елның маенда туган авылына кайта. Тәүдә тракторчы, аннан соң “Башкортстан” колхозында терлекче булып эшли. Хатыны белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген аларның тугыз оныгы һәм 11 туруны бар.
Сафетдин Әгъләм улы Түбән Яркәй мәчетенең имам-хатибы, шулай ук Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Илеш мөхтәсибәте аксакаллары советында тора.
Радий Хәбиров ветеранга телевизор бүләк итте һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына даими рәвештә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышырга кирәклеген билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: