Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 Май 2021, 19:26

"Орленок" балаларны кабул итәргә әзер!

"Орленок" балаларны кабул итәргә әзер!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле сәфәр белән Илеш районында булды. Ул анда чәчү кампаниясе барышы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты, балалар ялын оештыру буенча киңәшмә үткәрде һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Сәйфетдин Гуламановны Җиңү бәйрәме белән котлады.
Төбәк Башлыгының эшлекле сәфәре Ашман авылы янында урнашкан “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләү барышын тикшерүдән башланды. Лагерьнең директоры Рәмзил Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, 26 майга биредә масштаблы реконструкция эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Аның барышында корпуслар яңартылган, территоррия төзекләндерелгән. 216 урынга исәпләнгән яңа йокы корпусы төзелә. Озакламый лагерь балаларны ел әйләнәсенә кабул итә алачак. Шулай ук лагерь территориясен төзекләндерү эшләре бара, заманча спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Объектның гомум бәясе — 153,6 млн сум. Шуларның 139 млн сумы “Башнефть” акчалары исәбенә социаль максатлы программалар фондыннан бүлеп бирелгән.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, 2024 елга төбәк Башлыгының 210нчы Указы нигезендә, Башкортстанда тугыз балалар лагере ел әйләнәсе эшләргә тиеш.
“Орленок” балаларны беренче сменага 3 июньнән кабул итәчәк. Ялны бөтен санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештыралар. Аерым алганда, ата-аналар көннәре бетереләчәк, ә персонал смена дәвамында лагерьдан читкә чыкмыйча, вахта ысулы белән эшләячәк.
Радий Хәбиров лагерьның республиканың башка районнарыннан балаларны үзенә нәрсә белән җәлеп итә алуы белән кызыксынды.
Мәгариф һәм фән министры республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары белән килешүләр төзелүен һәм югары уку йортларының әйдәп баручы укытучылары лагерьга килеп, үзләренең белемнәре белән уртаклашачакларын ассызыклап үтте.
Радий Хәбиров чакырылган укытучыларны урнаштыру өчен якында урнашкан кунакханәне лагерьга тапшырырга тәкъдим итте. Республика җитәкчесе шулай ук “Орленок”ны алга таба үстерү перспективалары, аның территориясендә спорт җыеннары үткәрү өчен заманча ябык спорт комплексы, ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчык, теннис корты булдыру турында фикер алышты.

Югары Череккүл аввылында Радий Хәбиров Куйбышев исемендәге СПК мәйданында 1200 сыерга исәпләнгән заманча сөт комплексы төзелеше белән кызыксынды. Аннан соң төбәк Башлыгы Илдар Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында чәчү эшләре барышы белән танышты.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: