Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 Май 2021, 19:28

Һиндстаннан килгән студентлар арасында коронавирус таралган

Һиндстаннан килгән студентлар арасында коронавирус таралган

БДМУда белем алучы Һиндстаннан килгән студентлар арасында коронавирус йоктыру учагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

“20 студентның 11е инде терелеп чыккан. Калган 9 студент ковид-госпитальдә табиблар күзәтүе астында яталар. Инфекция җиңел һәм уртача формаларда үтә”, – ди төбәкнең баш санитар табибы.

Чит ил студентлары яшәгән һәм аралашкан урыннарда дезинфекция чаралары үткәрелгән.

Пандемия башланганнан алып елдан артык вакыт үтте, тик... күрүебезчә, коронавирус чигенергә ашыкмый. Бездә, әлбәттә, хәлләр Һиндстандагыча куркыныч түгел. Әмма чирне тулысынча җиңдек, аннан котылдык дип булмый әлегә. Кызганычка каршы...

Чыганак: bashinform.ru
Фото: www.1spbgmu.ru
Читайте нас: