Барлык яңалыклар
Общество
6 Май 2021, 10:46

Башкортстанда җир убылган...

Башкортстанда җир убылган...

Чокырның диаметры – 6 метр!

Республика шәһәрләренең берсендә шаккатмалы хәл булган.

Гадәти булмаган вакыйга бүген төнлә Благовещен шәһәрендә булган.

Демьян Бедный урамында җир убылып төшкән. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, шәхси торак йортлардан ерак түгел барлыкка килгән чокырның диаметры – 6 метр, ә тирәнлеге – 3 метр.

Бәхеткә, кешеләргә дә, йорт-кураларга да зыян күрмәгән, милеккә зыян килмәгән. Моннан тыш, бу урында инженерлык челтәрләре дә узмый.

Әлеге урынга авария хезмәтләре чыккан. Чокырны күмү өчен 16 "КамАЗ" туфрак кирәк булган.

Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: