Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 Май 2021, 10:48

Абитуриентлар документларын 20 июньнән тапшыра алачак

Абитуриентлар документларын 20 июньнән тапшыра алачак

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортларына документларын 20 июньнән тапшыра алачак. Шул ук вакытта кабул итү кампаниясе узган елга караганда тынычрак узар, дип көтелә. Бу хакта Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.

«Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, 29 июльдә документларны кабул итү тәмамлана, 17 августта югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар төгәлләнә», - диде министр.
Ведомство башлыгы быел кабул итү кампаниясе, эпидемиологик хәл тотрыклану сәбәпле, тынычрак режимда узачак, дип саный. Шул ук вакытта, былтыр сынау узган барлык яңалыклар, шул исәптән документларны читтән торып тапшыру да кулланылачак. Абитуриентлар документларын электрон формада яки почта элемтәсе операторлары аша җибәрә ала. Ә уку йорты, үз чиратында, күрсәтелгән белешмәләрнең дөреслеген тикшерәчәк.
2021 елда Русиянең югары уку йортларында бюджет урыннары да 10 процентка арттырылды.

Читайте нас: