+5 °С
Болытлы
Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 96 яңа очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле төбәктә барлыгы 35,7 меңгә якын коронавирус йогышы белән авыручы ачыкланган.
Бүгенге көндә Башкортстан стационарларында 167 авыру бар, шуларның 24е — авыр хәлдә. Амбулатор рәвештә 1,9 меңнән артык кеше дәвалана.
"Тәүлек эчендә 31 кеше сәламәтләнеп чыккан. Барлыгы 33,1 меңнән артык кеше савыккан, - диделәр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. — Узган тәүлектә республикада COVID-19дан өч үлем очрагы теркәлгән. Төбәктә коронавирустан барлыгы 458 кеше үлгән".
Фото: Валерий Шахов.