Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 апрель 2021, 14:39

Юл йөрү хәвефсез булсын

Юл йөрү хәвефсез булсын

Башкортстанның федераль юлларында 260 мең квадрат метр юл сызымнары яңартылачак. Беренче чиратта юллардагы сызымнар күренми башлаган урыннар тергезеләчәк. Соңрак Уфа читләрендәге һәм башкалабызга керә торган юл аралыклары яңартылачак. Юл билгеләрен сызу өчен чыдам материаллар кулланыла. Материаллар яктылык кайтаручы элементларны үз эченә ала, алар ярдәмендә сызыклар караңгыда яхшырак күренә.

“Эшләр берничә этапта һәм уңайлы һава шартларында гына башкарыла. Барлык эш октябрь урталарында тәмамланырга тиеш. Сызымнарның гарантияләнгән хезмәт срогы бер ел, хәрәкәт күп булган урыннарда сызымнар күренми башласа алар иртәрәк яңартыла ", - ди “Приуралье” юл идарәсе җитәкчелеге.

Планлаштырылган эшләр октябрь уртасында тәмамланырга тиеш.

Әлеге эшләр Владимир Путинның май указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: