Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 апрель 2021, 14:32

Уразада ничек дөрес тукланырга?

Уразада ничек дөрес тукланырга?

Ураза вакытында дөрес туклану турында сорауларга карата табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова җавап бирә.

  1. Нинди авырулары булган кешегә ураза тотудан тыелып торырга кирәк?
    • Үт куыгы, эчәклек, ашказаны авыру кешеләргә, хроник авырулары кузгалганнарга ураза тотмау хәерлерәк. Балаларга, йөкле яки имезүче хатыннарга да ураза тотарга ярамый. Гомумән, ураза тотар алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
      1. Организмга стресс булмасын өчен уразага алдан әзерләнергә кирәктер.
      2. - Ун көн кала әзерләнә башларга кирәк иде. Көненә ике тапкыр ашый башлыйбыз. Мәсәлән, иртәнге ашны тугызда, ә кичкесен 18.00 сәгатьтә ашыйбыз. Аннан вакыт аралыгын бер сәгатькә арттырып барабыз.

        1. Көн дәвамында ашыйсы килмәсен өчен ничек тукланырга?
        2. - Мин “идеаль тәлинкә” системасы белән тукланырга киңәш итәм. Тәлинкәне 4 өлешкә бүләбез. Аның ¼ ен аксым (ит, йомырка, эремчек һәм башкалар), ¼ ен углеводлар (ярмалар, ипи, бәрәңге һәм башкалар), ¼ ен клетчатка (яшелчә һәм үләннәр), калган өлешен җиләк-җимеш тәшкил итәргә тиеш.

          Ашаганнан соң чәй янына аз гына баллы ризык та куллансаң була. Ашар алдыннан 1 стакан җылы су һәм 1-2 хөрмә кабып алу да файдалы. Болай эшләгән вакытта үт акрынлап бүленеп чыга, ризык та тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә. Ашказанына ярдәм итү өчен ферментлар куллансаң да булла.

          1. Ураза тоткан вакытта баш авырту, күңел болгану, туңу – нинди
          2. авырулар билгесе?

            Бу һәм башка моңа охшаш сорауларга җавапны “Сихәт” кушымтасында укырсыз.

            Чыганак:Шәһри Казан.

            Фото: kalendar2020.ru

            Читайте нас: