Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 апрель 2021, 14:40

Ковид кичерүчеләрдә хәвефле чир барлыкка килергә мөмкин

Ковид кичерүчеләрдә хәвефле чир барлыкка килергә мөмкин

Кайсыбер COVID-19ны кичерүчеләрнең тән тиресе белән проблемалары барлыкка килүе ихтимал.



Шул исәптә зәвеле хроник авыру – пузырчатка (бу аутоиммун авыруда сәламәт тиредә һәм лайлалы тышчаларда куыклар барлыкка килә). Бу хакта “Москва” шәһәр яңалыклар агентлыгына Сеченов университетының тире һәм венерология авырулары кафедрасы мөдире Ольга Олисова сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, ул коллегалары белән бергә коронавирус кичергәннән соң тире авырулары көчәйгән һәм катлаулы узучы чирләре булган берничә авыр пациентны күзәтә. “Аларның берсендә инфекция герпес чире “уянуын” котырткан, икенчесендә пузырчатка (кеше гомеренә хәвеф белән яный) башланган. Мондый пациентлар гомер буе табиблар күзәтүе астында яшәргә һәм дәваланырга мәҗбүр”, – диде табиб.

Олисова сүзләренчә, ковид вакытында яисә аннан соң чир йоктыручыларның тән тиресенә гадәти булмаган тимгелләр чыга. Бу проблемага күпләр дучар була дип әйтеп булмый, гадәттә вирус йоктыручыларда тән тиресе реакцияләре булмый.

Харап инде, җәмәгать. Бу коронавирус дигәннәре кешеләрне әллә нинди, моңарчы ишетелмәгән һәм бер дә авырмаган яңа чирләр, диагнозлар һәм өзлегүләр белән очраштыра.

Чыганак: Lenta.ru
Фото: Reuters
Читайте нас: