Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 апрель 2021, 14:38

Агач үсентеләрен үстерү күләме арта

Агач үсентеләрен үстерү күләме арта

Ябык тамыр системасы булган үсентеләр үстерү өчен, Белокатай урман хуҗалыгы предприятиясе хезмәткәрләре 90 квадрат метр мәйданлы теплица төзи башладылар.

"Теплица ябык тамыр системасы булган урман культуралары үсентеләрен үстерү өчен 400 кассета өчен эшләнгән. Теплицаның рамкасын ныгытылган пленка белән каплаганнан соң, апрель азагында гади нарат орлыклары утыртылачак. Киләчәктә без "Урманнарны саклау" региональ проекты кысаларында үскән үсентеләрне урман утырту өчен кулланырга уйлыйбыз”, - ди урман хуҗалыгы директоры Вәлимә Ногманова.

Булачак урман шулай ук ​​Зианчура урман хуҗалыгы предприятиясендә дә орлыклардан үстерелә. Алар узган елгы ике теплицаны яңартканнар, яңа материал белән каплаганнар. Башкортстан урманчылары урман утырту эшләрен Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында алып баралар. 2021 елга ким дигәндә 14,3 мең квадрат метр мәйданда урман утырту эшләрен башкару планы билгеләнде. Яңа урман утырту кагыйдәләре нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан ясалма һәм катнаш урман утырту мәйданының, ким дигәндә 20% ябык тамыр системасы булган үсентеләр утырту планлаштырыла, 2025 елның 1 гыйнварыннан барлык мәйданның, ким дигәндә 30%, һәм 2030 елның 1 гыйнварыннан, ким дигәндә 45% ябык системалы үсентеләр белән башкарылырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә үсентеләр үзебезнең орлыклардан, үзебезнең теплицаларда үстерелгән булачак.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: