Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 апрель 2021, 14:31

26 АПРЕЛЬ – ЧЕРНОБЫЛЬ ҺАЛӘКАТЕН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ

26 АПРЕЛЬ – ЧЕРНОБЫЛЬ ҺАЛӘКАТЕН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ

26 апрель көнне Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 35 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә, шул исәптән республикабыздан 12 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында илешлеләр дә була. Бүгенгесе көндә районда Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 7 кеше яши.

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында бу җәһәттән самбо буенча республика зона ярышы оештырылып, анда чараны ачу тантанасында чернобыльчеләрне хөрмәтләү булды. Ярышта катнашучыларны сәламләү һәм рәхмәт сүзләре беләнмуниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов, район ветераннар Советы рәисе Анатолий Романов чыгыш ясады. Районда бүгенге көндә яшәүче җиде чернобыльче – Таһир Шәрәфетдиновка, Рафаэль Сәлемгәрәевка, Әлфис Нурмөхәммәтовка, Илшат Башбулатовка, Викктор Гуковка, Искәндәр Нургалиевка, Гайк Маргарянга медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Читайте нас: