Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
22 апрель 2021, 11:07

ВОЛОНТЕРЛАРНЫҢ ХЕЗМӘТЕН ЮГАРЫ БӘЯЛӘДЕ

ВОЛОНТЕРЛАРНЫҢ ХЕЗМӘТЕН ЮГАРЫ БӘЯЛӘДЕ

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында сүзне пандемия чорындагы яшәү рәвешеннән башлады. Чыгышында ул волонтерларның хезмәтен югары бәяләде.

- Кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтлелеге анык эшләрдә, якыннарын кайгыртуда, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер торуда чагылды. Миллионнар волонтёрлар рәтенә басты, кешедән кешегә йөреп, ярдәм итү маршрутларын төзеделәр. "Без бергә" гомумрусия акциясе төрле һөнәр ияләрен һәм яшьләрне берләштерде.
Ил тарихына күз салсаң, нинди генә сынауларга дучар булсак та бердәмлек аркасында без аларны җиңеп чыкканын күрәбез. Һәм хәзер дә безнең өчен беренче планга гаилә, дуслык, үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек, бердәмлек чыкты. Бу җәһәттән волонтерларга зур рәхмәт, - диде ул.

Фото: moscow-post.su

https://kiziltan.ru/articles/politika/Volonterlarni-hezm-ten-yugari-b-yal-de-770774/.

Читайте нас: