Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 апрель 2021, 11:31

ТӨП БУРЫЧЛАРНЫҢ БЕРСЕ – ВИРУСТАН СОҢ КЕШЕЛӘР СӘЛАМӘТЛЕГЕН НЫГЫТУ

ТӨП БУРЫЧЛАРНЫҢ БЕРСЕ – ВИРУСТАН СОҢ КЕШЕЛӘР СӘЛАМӘТЛЕГЕН НЫГЫТУ

Дәүләтебезнең төп сәяси вакыйгаларының берсе булды – ил Президенты В.В. Путин башкаланың “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында Федераль Җыелышка традицион Мөрәҗәгатен җиткерде. Юлламада ил үсешенең төп стратегик юнәлешләре билгеләнде. Сүз социаль өлкә, инфраструктура проектлары һәм дәүләт ярдәменең системалы чаралары турында барды.
Дәүләт Башлыгы үз чыгышын коронавирус темасыннан башлады. Пандемия башлангач чорда җитәкчеләр дә, гражданнар да хәвеф тойгысы кичерсә дә, гомум тырышлык белән русиялеләр бу афәтне дә җиңәчәкләренә ныклы ышандык, диде ул. “Без пандемияненең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын алдан фаразлап, алдан ук барлык каршы тору чараларын күрергә тырыштык. Хәзер вирус ясаган җәрәхәтләрне ничек дәваларга кирәклеген билгеләп, кешеләр сәламәтлеген ныгытырга кирәк ”, – диде ул һәм Мөрәҗәгатьне җиткерү барышында июль аеннан ук башлап барлык яшьтәге гражданнар өчен диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре программаларын тулы күләмдә киңәйтергә күрсәтмә бирде.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: "Российская газета" сайты.

Читайте нас: