Күпчелек янгыннарның сәбәбе - кеше факторы.
Башкалада язгы ташкын һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Русия Гадәттән тыш министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов республикада коры үлән януның 67 очрагы һәм дүрт урман янгыны теркәлүен билгеләп үтте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынга каршы режимны бозу турында 30 беркетмә төзегән, гаеплеләрне ачыклау һәм җәзага тарту буенча эш алып барыла. Марат Латыйпов муниципалитет башлыкларын үз вәкаләтләре кысаларында профилактик эшкә кушылырга чакырды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров халыкка янгыннар белән бәйле хәлләр турында мөмкин кадәр киңрәк мәгълүмат бирергә кушты һәм урыннарда янгынга каршы эш алып барырга кирәклеген билгеләп үтте.
Марат Латыйпов муниципалитет башлыкларына торак пунктлар тирәсендә һәм юллар буенда янгынга каршы минеральлаштырылган полосалар булдыру һәм яңарту кирәклеге турында искәртте һәм урман янгыннарын мониторинглау һәм аларны башлангыч этапта сүндерү буенча патруль төркемнәрен оештырырга тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, республикада янгыннарга җавап бирү өчен 100 кешедән торган мобиль төркем эшли.
Радий Хәбиров «Башавтотранс» предприятиесенә янгын сүндерүчеләргә транспорт белән ярдәм итү өчен дежур автобус бүлеп бирүне йөкләде.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов киңәшмәдә республика урманнарында янгын куркынычы сезоны башлануын билгеләп үтте. Ведомство җитәкчесе коры үләнне контрольсез яндыру куркынычына басым ясады.
"Узган ел беренче урман янгыннарын май аенда теркәдек, быел – 15 апрельдә. Бу хәвефле хәбәр" - диде Марат Шәрәфетдинов.
Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе муниципалитет башлыкларына янгынга каршы режимны тайпылышсыз үтәү мөһимлеге турында искәртте.
Радий Хәбиров министрлык хезмәткәрләренә күзәтчелек эшен көчәйтергә кушты. Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул янгынга каршы чаралар кысаларында кыштан соң калган чүп-чарны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга кушты.
«Мин барыгыздан да сорыйм: аңлагыз, без югары игътибар һәм җаваплы эш таләп итүче катлаулы чорга керәбез", - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"