Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
19 апрель 2021, 15:41

Уфа аэропортында COVID-19га каршы вакциналау оештырылды

Уфа аэропортында COVID-19га каршы вакциналау оештырылды

Мостай Кәрим исемендәге Уфа аэропортында 150 кеше вакиналанган. Бүген анда 40 хезмәткәр прививка ясаткан.

Аэропорт хезмәткәрләре әйтүенә караганда, прививка алдыннан барлык пациентларны да антитәнчекләргә тикшерәләр, температурасын, кан басымын үлчиләр, сәламәтлеге турында сорашалар. Кеше үзен яхшы хис итсә, чирләмәсә, аллергия белән интекмәсә, вакцина кадыйлар.

Прививка ясатырга теләүчеләр көннән-көн арта бара икән. Вакциналау 2нче терминалның медпунктында, икенче катта үтә.

Читайте нас: