Инспекторлар машина йөртүче белән әңгәмә вакытында көчле хәмер исен тойганнар.
Зианчура районында мәктәп автобусы руле артында водительнең исерек булуы ачыкланган. Аны көннең икенче яртысында үткәрелгән рейд вакытында юл-патруль хезмәте инспекторлары Күгәрчен-Ибрай автоюлының 14нче чакрымында туктатканнар, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Салонда 3, 11 һәм 12 яшьлек өч бала һәм озатып баручы була. Мәктәп яшендәгеләре – дәресләрдән соң, кечкенәсе балалар бакчасыннан Ибрай һәм Байдәүләт авылларына кайтып барганнар.