Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
15 апрель 2021, 11:38

МИЛЛИ КОСТЮМ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ

МИЛЛИ КОСТЮМ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ

16 апрельдә 17.00 сәгатьтә Уфада Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда “Ритайым Party” дип исемләнгән бәйрәм башлана. Ул Милли костюм көненә багышлап үткәрелә.
Бәйрәм программасында — Уфа артистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары. Анда шулай ук тамашачылар үзләре дә актив катнашыр дип көтелә: уеннар оештырыла, алып баручылар бәйрәмгә килүчеләр белән җанлы әңгәмә корачак һәм программаны бергәләп алып барачак дип күзаллана. “Чара күп еллык тарихка ия. Совет заманында бу мәйдан студентлар телендә “пяточок” дип йөртелә, анда язгы-көзге айларда кичләрен җыр-биюләр, уен-көлке тынып тормый. Шуңа да, элекке күркәм традицияләрне яңартып, уфалыларны һәм башка кунакларын халык күңел ачуларына чакырабыз”, – ди оештыручылар.
Республика Башлыгы Указы нигезендә төбәктә Милли костюм көне 2020 елдан башлап үткәрелә. Республикада яшәүче халыкларның милли костюмы көне елына ике тапкыр: апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгаларында үтәчәк.
Моннан тыш, бу көнгә багышлап социаль челтәрләрдә дә акцияләр оештырыла.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы.

Читайте нас: