Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 апрель 2021, 14:56

Талпаннар уянды...

Талпаннар уянды...

Көннәр җылыту белән халык урман читләренә юлланды. Тик, кайберәүләр саклану чаралары күрергә кирәклеген аңлап җиткермиләр. Талпаннар шашлык пешерергә яратучылардан да өлгер булып чыккан һәм табигатькә чыккан беренче кешеләрне тешләргә дә өлгергәннәр. Алынган талпаннар гигиена һәм эпидемиология үзәгенә китерелгән. Бәхеткә, талпан энцефалитлы булмаган. Узган ел талпан тешләүнең беренче факты март ахырында теркәлгән. Быел язның беренче ае суык килү сәбәпле талпаннар соңгарак калдылар. Бу көннәрдә кинәт җылыту аларны уятып ауга чыгарды. Табигатькә чыкканда саклану чаралары кулланырга онытмагыз! Кечкенә генә талпан күп кешеләрнең гомерләрен өзде бит инде.

Чыганак: ГТРК «Башкортостан»
Фото: pixabay.com
Читайте нас: