Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 апрель 2021, 15:00

Төркия ябылды. Туризм коллапс хәлендә

Төркия ябылды. Туризм коллапс хәлендә

Властьлар йөзләрчә мең кешегә юнәлешне үзгәртергә тәкъдим итә.

Хәбәр ителүенчә, коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб Русия пассажир авиакомпанияләренең 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиягә очышларын туктатты. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хәбәр итте.
«Туроператорларга Төркиягә турларны сатуны туктатырга тәкъдим ителде. Русия гражданнарының сәламәтлеген саклау өстенлекле бурыч булып тора", - дип аңлатты ул. Аның сүзләренә таянып бу хакта РИА "Новости" хәбәр итте.
Голикова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Төркиядәге Русия гражданнары ял итүне дәвам итә яки алар чартер рейслары белән әйләнеп кайта алачак. Шул ук вакытта 1 июньгә кадәр Төркиягә путевка алган туристларга аны алмаштырырга һәм ял итү өчен башка юнәлешне сайларга тәкъдим ителде. Шул ук вакытта атнага 2шәр рейс сакланачак: Мәскәү — Стамбул һәм Стамбул — Мәскәү. Әлеге вакытта ял итүчеләрне илгә кайтару өчен чартер рейслары оештырылачак.
Русия Туроператорлары ассоцияциясе белдергәнчә, 500 мең русияле 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиядә ял итәргә ниятләгән һәм шушы чорга 35 миллиард сумлык путевкалар сатып алган булган. “Төркия белән авиаэлемтәне туктату карары туристик тармак өчен шок булды”, - дип сөйләде Русия Туроператорлары ассоциациясе җитәкчесе Майя Ломидзе. Хәзер, дип өстәде Ломидзе, туризмның бу юнәлеше коллапс хәлендә.
Фото:pixabay.com.

Читайте нас: