Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 апрель 2021, 14:55

Республика Башлыгы көчле су баскан районда булды

Республика Башлыгы көчле су баскан районда булды

Радий Хәбиров бүген Дуван районында булды һәм анда язгы су басу масштабын бәяләде. Мәсәгуть авылында су баскан йортларда яшәүчеләр белән сөйләште һәм эш киңәшмәсе үткәрде. Ул республикада язгы су басу белән бәйле хәлнең бик катлаулы булуын ассызыклады. Төбәк җитәкчесе күп еллар дәвамында моңарчы күрелмәгән су күтәрелеше булуын бәян итте, өстәвенә әлеге ел мизгеле өчен озайлы җылы һава торышының мондый катлаулы хәлгә китерүен аңлатты.

“Барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре дә уяу һәм кешеләргә булышалар. Бүген Дуван районында аеруча авыр хәл булды. Кичә, 12 апрель, Әй елгасындагы боз тыгылышы механик рәвештә бетерелде. Бер тыгылу өзелде, икенчесе тагын югарырак агымда барлыкка килде. Без Алкинодагы хәрби частьтан ярдәм чакырдык. Куанычка боз үзе таралып агып китте. Хәзер тагын бер проблема бар. Мәсәгуть авылында 218 кеше яшәгән 65 йорт, кибет һәм 160 шәхси хуҗалык су астында калды. Җирле халыкны вакытлыча урнаштыру өчен спорт мәктәбендә махсус үзәк ачылды. Заречная һәм Советская урамнарында электр челтәрен сүндерергә туры килде. Газ челтәре ябылган өйләр дә бар. Хәзер безнең төп бурычыбыз - кешеләргә булышу. Аларга ризык һәм су китерү. Кич белән, мөмкин булган очракта, электр һәм газ белән тәэмин итәчәкбез. Су баскан өйләрдән һәм участоклардан су суыртып чыгару эшләре бара. Дуван районындагы техник мөмкинчелекләр җитмәү сәбәпле Уфадан су суырту машиналары китерелә. Дуван районы администрациясендә штаб эшли, элемтә өчен 3- (347) -983-44-96 номеры билгеләнде. Һәрбер урамда үз кайнар линия телефоннары бар. Хәзер хәрбиләр Дуван районын һавадан күзәтчелек итә. Әй елгасында тагын ике зур тыгын барлыгы ачыкланды. Аларны бетерү буенча эшләр алып барыла”, - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: