Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 апрель 2021, 15:19

Уфага китеп барганнар

Уфага китеп барганнар

11 апрельдә 19.10 сәгатьтә Белорет районында Уфа-Инзәр-Белорет автомобиль юлының 209 километрында Сибайдан Уфага юлланучы микроавтобус катнашлыгында авария теркәлгән.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Сибайда яшәүче 46 яшьлек ир, «Toyota Hiace» машинасында руль белән идарә итүне югалтып, юлдан кюветка төшеп китә һәм ава.

Водитель белән бергә микроавтобуста 7 кеше булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә бер пассажир ханым вакыйга урынында ук үлә. 4 пассажир дәваханәгә озатылган.

Водитель сүзләре буенча, ул машинаны танышы үтенече буенча Сибайдан Уфага алып кайтып килгән булган. Җитмәсә, ул попутчиклар да алган.

Авариянең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана.

Читайте нас: